Илдар: Тормыш булгач, һәрвакыт нәрсәгә дә булса түзәргә туры килә. Мин аны түземлек дип түгел, сабырлык дип әйтер идем. Безнең Гүзәл белән бергә булуыбыз - бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшибез дигән сүз.
Гүзәл: Шундый сүз бар «Беренче сөйгән яр - Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе - кешедән, өченчесе - шайтаннан». Шуңа күрә, беренче сөйгән ярга түзмичә, икенче-өченчесен эзләп киткән кешеләр дөрес юлда түгел.
Илдар: Аллаһка шөкер, без шундый тыныч, шундый матур яшибез. Хәзер ун елдан артык бергә яшәгәч, уйларыбыз да бертөрле инде безнең. Өч баланы тәрбияләргә, концертлар бирергә, башка эшләрне карарга, әле шул арада яшәргә дә кирәк. Әгәр шунда бер юк кына мәсьәлә буенча бәхәсләшеп тә торсак, вакытны ничек җиткерергә?
Гүзәл: Чыннан да, безнең табак-савыт шалтыратып торырга вакытыбыз да юк.
“Татар Эстрада” төркөмөнән алынды - https://vk.com/im?sel=396373839&w=wall-8323790_33648%2F4d468a7b4a3c4abe0c